Түбән Кама "Веста" социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова Старошешминск авылында социаль хезмәт алучы хатын-кызлар өчен “Сабырлык серләре” дип исемләнгән дәрес уздырды.
Чара “Адаш исеме” дип исемләнгән уен белән башланып китте, аннан соң психик хәлне диагностикалау үткәрелде.
Катнашучыларга мөстәкыйль рәвештә эмоциональ торышын тикшерү өчен "Классик музыка" буклетлары тапшырылды.