Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагыларга компьютер нигезләрен өйрәтәләр. Биредә компьютер программалары буенча укыту курслары эшләп килә.
Министрлык ярдәме белән интернат-йортта компьютер классы оештырылды.
"Үзәк карамагындагылар үз яшенә карамастан, актив рәвештә компьютер белән таныша, үзләре өчен яңа ачышлар таба", – дип сөйләде учреждение белгечләре.