Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татарстан-24" телеканалының "Актуаль әңгәмә" тапшыруында кунак булачак.
Әңгәмәнең төп темасы буларак "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" проектын гамәлгә ашыру торачак. Моннан тыш, Эльмира Зарипова социаль яклау өлкәсендә электрон хезмәт күрсәтүне популярлаштыру турында да сөйләячәк.
Министрның чыгышын бүген сәгать 17.30 турыдан-туры эфирда карарга мөмкин булачак.