Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә 3 нче октябрьдан алып 24 нче октябрьга кадәр Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләренә бурычларын кайтарды.
Шулай итеп, Татарстанның 7 предприятиясе 825 хезмәткәренә хезмәт хакы бурычын түләгән. Биредә Мамадыш район кулланучылар җәмгыяте, «Завод ЖБИ БРИЗ» ҖЧҖ, «Технический центр КАПО» АҖ һәм башка предприятие хезмәткәре 11 804,8 мең сум күләмендә акча алган.
Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.