Статистик мәгълүматларга караганда, 2016 нчы елның 22 нче ноябрь көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 173 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 124 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,69% күрсәткечендә саклана.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 31 221га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1 937 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында исә 782 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 372се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 80 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.