Алабуга интернат-йорты карамагындагылар буш вакытларын күңелле үткәрә

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Бөтендөнья сәламләү көне кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында махсус чаралар үтте.

Чара кысаларында өлкән кешеләр “Елмай” акциясендә катнашты.

Аннары интарнат карамагындагылар өчен "Сәлам, дуслар!" дип исемләнгән уен чарасы оештырылды. Биредә катнашучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, төрле илләрдә сәламләү төрләре турында сөйләштеләр, бәйгеләрдә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International