Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

2016 нчы елның 22 нче ноябрь көненә Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1749 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 7 кешегә азрак.

Шулай ук, Алабугада эшсезләр саны кимеде. Соңгы мәглүматларга карганда, бередә 357 эшсез кеше теркәлгән.

Моның белән беррәтән, Түбән Камада 11, Кама Аланында һәм Чистайда 5, Яшел Үзән һәм Менделеевскта 3 кешегә эшсезләр саны артуы күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International