Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында муниципаль социаль тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды.
Эш барышында 41 гаилә каралды, профилактика субъектлары вәкилләре төзәтмәләр кертте, шулай ук индивидуаль тернәкләндерүне гамәлгә ашыру вакытында килеп чыккан проблемалар турында фикер алышынды. Утырыш нәтиҗәләре буенча 6 гаилә ведомствоара патронажга куелды, 12се исәптән төшерелде.