Түбән Камада "Әти, Әни һәм мин - эшчеләр гаиләсе" конкурсының җиңүчеләре бүләкләнде

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Түбән Камада "Әти, Әни һәм мин – эшчеләр гаиләсе" муниципаль конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурста 5-6 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, проект Түбән Каманың 50-еллыгына багышланган иде.

Жюри игътибарына «Семейная династия», «Мамина профессия», «Папина профессия» номинацияләре буенча 38 эш тәкъдим ителгән иде.

Барлык җиңүчеләргә дә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International