Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Әниләр көненә багышланган тәрбияләнүчеләрнең иҗади эшләр күргәзмәсе узды.
"Бәйрәм көнендә балалар эшләгән портретларын әниләренә тапшырачак. Әниләр көне иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Шуңа күрә, оештырылган чара кадерле кешеләребезгә игътибар күрсәтү, аларга хөрмәт хисе тәрбияләүдә ярдәм итә”, - дип нәтиҗә ясады күргәзмәне оештыручылар.