Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Әниләр көненә багышланган бәйрәм открыткасы ясау буенча мастер-класс узды.
Чараның максаты булып балигъ булмаган балаларның иҗади сәләтен һәм иҗади фикерләвен үстерү, коллективта эшли белергә өйрәтү торды.
Мастер-класс ахырында эшләнгән эшләрнең күргәзмәсе оештырылды. Приют тәрбиячесе Ирина Фотина билгеләгәнчә, балалар оештырылган чарадан би канәгать калды.