2017 нче елның 18 нче январендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ЛФК буенча инструктор Миләүшә Марат кызы “Гәүдә торышы бозылганда йөрәк – кан тамырлары авыруларын исәпкә алу” дигән темага мастер-класс үткәрде.
“Республика Татарстан яшьләренә патриотик тәрбия бирү” программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова "Висло-Одерская операция" дип исемләнгән интерактив дәрес үткәрде.
2017 нче елның 16 нчы гыйнварында “Наз” үзәгендә аз керемле, социаль яктан тотрыксыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Наз” хәйриячелек фонды президенты Сәйфетдинова Нурания Фердобаевна ярдәме белән “Мәрхәмәтле тылсымчылар” дип исемләнгән чара узды. Әлеге чара елдан-ел уздырылып килә.
Иртәгә Казан шәһәре Идел Буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Шушы көннәрдә Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәт коллективының җыелышы булып узды. Чарада шулай ук учреждениенең Күзәтчелек советы әгъзалары да катнашты.
Кичә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече ведомствоара комиссия әгъзалары белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү шартларын тикшерде.
Шушы көннәрдә Тукай районы “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Екатерина Погодина Новый поселогының урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәрес үткәрде. Чарада 11 сыйныфының 6 укучысы катнашты.
Бүген Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгынга каршы куркынычсызлык чараларын үтәү буенча дәресләр узды.
19 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрәчәк. Әлеге чара Сөембикә проспекты, 47нче йорт (43/20 фойе – 1 кат) адресы буенча сәгать 9:00да узачак.
2017 нче елның 18 январендә Яр Чаллы «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яшьләр клубы “Ника” белән берлектә даими уздырыла торган интеллектуаль уен «Брейн Ринг» булып узды.