2017 нче елның 18 нче январендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ЛФК буенча инструктор Миләүшә Марат кызы “Гәүдә торышы бозылганда йөрәк – кан тамырлары авыруларын исәпкә алу” дигән темага мастер-класс үткәрде.
Мастер классның максаты итеп гәүдә торышын дөрес тоту , йөрәк-кан тамыры һәм сулау системаларына карата физик күнегүләр ясау, буыннарның хәрәкәтен арттыру, мускулларның эшчәнлеген ныгыту иде. Чарада мөмкинлекләре чикләнгән 13 кеше һәм 5 хезмәткәр катнашты.
Дәрес барышында катнашучылар барлык күнегүләрне дә кызыксыну белән актив рәвештә үтәде. Мастер класстан соң катнашучылар канәгать тойгылары кичереп, рәхмәт сүзләре әйтеп, уңай тәэсирләр һәм яхшы энергия алып киттеләр.