ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Кичә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече ведомствоара комиссия әгъзалары белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү шартларын тикшерде.

 

Шушы көннәрдә Тукай районы “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Екатерина Погодина Новый поселогының урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәрес үткәрде. Чарада 11 сыйныфының 6 укучысы катнашты.

 

Бүген Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгынга каршы куркынычсызлык чараларын үтәү буенча дәресләр узды.

 

19 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрәчәк. Әлеге чара Сөембикә проспекты, 47нче йорт (43/20 фойе – 1 кат) адресы буенча сәгать 9:00да узачак.

2017 нче  елның  18 январендә Яр Чаллы «Изгелек»  инвалидларны  тернәкләндерү үзәгендә яшьләр клубы “Ника” белән берлектә даими  уздырыла торган  интеллектуаль уен «Брейн Ринг» булып узды.

 

 

Сәламәт яшәү рәвеше эгидасы астында Бөгелмә "Яңарыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне  спорт белән шөгыльләнүгә өйрәтәләр.

 


17
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлгән чара үткәрде.

 

19 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрәчәк. Әлеге чара Сөембикә проспекты, 47нче йорт (43/20 фойе – 1 кат) адресы буенча сәгать 9:00да узачак.

 

 

"Равновесие" программасы кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече һәм социаль педагог "Алкоголь һәм хатын-кызның сәламәтлеге" дип исемләнгән чара үткәрде. Биредә ведомствоара учетта торучы хатын-кызлар катнашты.

 

2017 нчы елның  17 нче гыйнварында  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Хаҗарова Мәдинә Мөхәмәт кызы  һәм Хайбулова Рәмзия Гайнетдин кызы китапханә хезмәткәре Мартынова Ләйсән Линар кызы белән берлектә  "Табигать могҗизасы” дигән виртуаль экскурсия  үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International