Идел Буе районында быел беренче вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Иртәгә Казан шәһәре Идел Буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Чарага килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашырга, предприятиеләрнең буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалары турында мәгълүмат алырга, хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча консультация ала алачак.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе сәгать 9.00да Казан шәһ., Касыймовлар урамы, 22/7 йорт адресы буенча узачак.

Белешмәләр өчен телефон: 224-86-66.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International