“Республика Татарстан яшьләренә патриотик тәрбия бирү” программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова "Висло-Одерская операция" дип исемләнгән интерактив дәрес үткәрде.
Дәрес барышында социаль педагог Бөек Ватан сугышы турында сөйләде, видеоролик күрсәтте.