Кичә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече ведомствоара комиссия әгъзалары белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү шартларын тикшерде.
Комиссия вәкилләре алты гаиләдә булып кайтты. Үзәк белгечләре гаилә әгъзаларына эшсезлек буенча пособие түләү, эшкә урнаштыруда ярдәм итү һәм укыту турында аңлатмалар бирде. Хезмәткә сәләтле гаилә әгъзалары Казан шәһәре һәм Яшел Үзән районы предприятиеләренең вакансияләре белән танышты.