Алабуга тернәкләндерү үзәге коллективы 2016 елның эш нәтиҗәләренә йомгак ясады

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәт коллективының җыелышы булып узды. Чарада шулай ук учреждениенең Күзәтчелек советы әгъзалары да катнашты.

Җыелыш барышында учреждениенең бүлек мөдирләре һәм профком рәисе ел нәтиҗәләре турында сөйләде. Үз чыгышларында докладчылар бүлеләренең төп эш юнәлешләре, акцияләрдә һәм чараларда катнашу турында сөйләде.

Җыелыш ахырында учреждение директоры Музакир Дакенов тернәкләндерү үзәгенең эшенә нәтиҗә ясады һәм 2017 елга бурычлар билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International