2017 нче елның 18 январендә Яр Чаллы «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яшьләр клубы “Ника” белән берлектә даими уздырыла торган интеллектуаль уен «Брейн Ринг» булып узды.
Бүгенге тема В.С.Высоцский туган көненә багышланган иде. Биредә алтышар кешедән торган дүрт команда катнашты.
Чараның мәртәбәле кунаклары "Югыйсә” кино-музыкаль клубы егетләре иде, алар да бик кызыклы сораулар әзерләп килгәннәр.
Катнашучыларга Высоцкийның иҗади тормышы белән бәйле мәсьәләләр ошады һәм уен барышында балачактан яраткан "Ну, погоди" мультфильмын аның тавышы белән яңгыратырга тиеш булган икәнен белделәр.
Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.