ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Җөмһүрияте Президенты каршындагы физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнарның эшләре буенча Шура утырышы беркетмәсен үтәү кысаларында, бүген Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетында киңәшмә узды.

Кичә Казан шәһәре Вахитов районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды.

 

Шушы көннәрдә Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре район газетасы редакциясенә экскурсия оештырды. Оештырган чарада тулы, күп балалы, тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләрдән 26 бала катнашты.

 

Шушы көннәрдә Кукмара муниципаль районы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре район шифаханасендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.

 

 

Кичә Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Хәрем һәм аның профилактикасы” дип исемләнгән темага дәрес оештырылды. Чарада социаль куркыныч хәлдә булган гиләләрдән әти-әниләр катнашты.

 

Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Любовь Таирова “2017 елда РФ Законнардагы үзгәрешләр” дип аталган лекция үткәрде.

 

"Сәламәт стиль" программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова спорт ярышлары үткәрде. Чарада 22 балигъ булмаган бала һәм аларның ата-аналары катнашты.

 

Буген Казан шәһәре Идел Буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 17 нчы гыйнвар көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 149 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 389 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,69% күрсәткечендә саклана.

 

2017 нчы елның 17 нчы гыйнвар көненә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4320 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 110 кешегә азрак.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International