ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган интерактив бәйрәм гаилә чарасы узды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге тору бүлегендә өстәл теннисы буенча турнир узды. Ярышларда барлыгы 11 спортчы катнашты. Алар үзләренең спорт осталыкларын гына түгел, ә спортта гына түгел, тормышта да бик мөһим булган үҗәтлек, ихтыяр сыйфатларын да күрсәттеләр.


19
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Игелек талисманы – тынычлык күгәрчене» дигән мастер-класс узды. Чарага менталь тайпылышлары булган яшьләр чакырылган иде.

Минзәлә районындагы «Умырзая» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә волонтерлык эше алып барыла. Үзәк хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда ярдәм күрсәтә. Учреждение коллективы токмач әзерли, яшелчә турый, коры ашлар өчен ярма һәм икмәк җыя.

Бүген Тукай районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләрен алучы Сәхабетдин Бәхтегәрәев үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ватанны саклаучылар елы кысаларында Аксубай районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

Минзәлә интернат-йорты делегациясе Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды һәм учреждениенең эше белән танышты.

19 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Ватанны саклаучылар елын ачуга багышланган тантаналы чара узды.

19 февральдә Әлмәт муниципаль районы Советының һәм Әлмәт шәһәр Советының хисап сессиясе булды. Чара башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Лилия Абдуллинаны мактаулы исем бирелүе белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International