Кичә Алабугада вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе узды. 9-10 сыйныф укучылары игътибарына Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәренең җиде уку йортлары тәкъдим ителде: Казан (Идел Буе) федераль университетының : Алабуга институты, Социаль һәм гуманитар белемнәр институты, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Алабуга медицина училищесы (техникумы) һәм башкалар.
"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә уен программасы оештырылды. Чара Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте студентлары белән бергә оештырылды.
"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре авыр тормыш хәлендә калган ата-аналар һәм балалар өчен дисней мультфильмнары күрсәтте.
"Шатлык" халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социал ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы һәм социаль педагогы социаль участокта балалар белән төркемле дәрес үткәрде. Чара игелеклек, игътибарлылык һәм шәфкатьлек формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
"Язгы игелек атнасы" кысаларында Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә китаплар көненә багышланган чара узды.
Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы батырлык дәресе үткәрде.
"Тормыш-ул көрәш" программасын тормышка ашыру кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ТР буенча Федераль хезмәте идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаган балалары булган хөкем ителгән ата-аналар белән очрашу үткәрде.
"Яңарыш" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында чаралар узды.
Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” иреклеләр акциясе кысаларында чаралар үткәрү дәвам итә.
"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары социаль адаптациядә авырлыклар кичергән балалар белән акция үткәрде.