Нурлат "Гармония" үзәге сәламәт яшәү рәвеше өчен

2017 елның 21 апреле, җомга

Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” иреклеләр акциясе кысаларында чаралар үткәрү дәвам итә.

"Спортивный Татарстан" акциясе кысаларында үзәкнең медицина хезмәткәрләре өлкәннәр белән спорт бәйрәме үткәрде. Чара куркынычсызлык инструктажы белән башланып китте. Аннары катнашучылар гантельлар күтәрде, гимнастика ясады.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Нурлатның үзәк мәйданда "Бергә эшлибез!" иртәнге массакүләм зарядкада катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International