ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2017 ел
җомга

"Россия Балалары-2017" ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операция кысаларында "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагогы Алия Айсина балигъ булмаганнар белән "Сәламәтлегеңне сакла" темасына чара үткәрде.

 

2017 нче елның 21 нче апрелендә «Язгы игелек атнасы» кысаларында Арча  «Мәрхәмәтлек үзәге» психологы  һәм кураторы Миләүшә Шәесламова белән берлектә Арча педагогия көллияте волонтерлары «Киләчәкне без үзебез төзибез» дигән девиз астында флешмоб үткәрде.

 

"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Әлфия Исмәгыйлева һәм Роза Саубанова волонтерлар белән Югары Искубаш авылының скверын чистартты.

 

 


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының "Алтын яшь" отряды иреклеләре балалар йорты белән берлектә милли донор көненә багышланган акция үткәрде.

 

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләнүчеләр "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булып кайтты.

 

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" хәйрия акциясе кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында “АЧНФ "Алсу" ҖЧҖ директорлар советы рәисе Резеда Комарова, "Арлекино" Әлмәт театр студиясе булып кайтты.

 

«Шатлык» приютында тәрбияче  Лесан Галимзянова  һәм музыкаль житәкче Татьяна Угарова тәрбияләнүчеләр арасында Туган тел көненә багышланган, “Туган тел” исеме астында шигырь сөйләүчеләрнең әдәби бәйгесен уздырды. Әлеге бәйгене үткәрүнең максаты туган телнең традицияләрен яңарту һәм сәләтле балаларны ачыклау иде.

 

 “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре «Изгелек»  инвалидларны  тернәкләндерү үзәгендә яшьләр клубы “Ника” белән берлектә даими  уздырыла торган  интеллектуаль уен «Брейн Ринг» узды.

 

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында район үзәк хастаханәсенең табиблары медицина күзәтүе үткәрде.

 

Бүген, 20 апрель көнне Арча "Мәрхәмәтлек үзәге" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә милли донор көненә багышланган чара узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International