"Шатлык" үзәге карамагындагылар өчен күңел ачу чарасы оештырдылар

2017 елның 21 апреле, җомга

"Язгы игелек атнасы" кысаларында Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә китаплар көненә багышланган чара узды.

Чара барышында катнашучыларга әкиятләр турында викторина тәкъдим ителде.

Зур кызыксыну белән пенсионерлар "Кызыл калфак" әкиятен сәхнәләштерүдә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International