Алабугада вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе узды

2017 елның 21 апреле, җомга

Кичә Алабугада вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе узды. 9-10 сыйныф укучылары игътибарына Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәренең җиде уку йортлары тәкъдим ителде: Казан (Идел Буе) федераль университетының : Алабуга институты, Социаль һәм гуманитар белемнәр институты, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Алабуга медицина училищесы (техникумы) һәм башкалар.

Уку йортлары Укытучылары укучыларны интерактив формада укыту юнәлешләре белән таныштырды, булачак абитуриентлар белән мастер-класслар үткәрде.

Эш бирүчеләр исә барлыгы түбәндәге 45 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте: слесарь АВР, электрогазосварщик, химия анализы лаборанты, сатулар буенча агент, инструктор-кинолог.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 111 кеше булды, күпләре алга таба эшкә урнашу өчен юнәлешләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International