"Шатлык" үзәгендә балалар өчен төркемле дәрес узды

2017 елның 21 апреле, җомга

"Шатлык" халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социал ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы һәм социаль педагогы социаль участокта балалар белән төркемле дәрес үткәрде. Чара игелеклек, игътибарлылык һәм шәфкатьлек формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Укучыларда "Яхшы сүзләр коллекция" аеруча кызыксыну уятты. Монда балалар ватманда матур, җылы сүзләр язып калдырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International