"Яңарыш" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында чаралар узды.
Шулай итеп, 19 апрельдә үзәк базасында Идел Буе районының социаль яклау бүлеге белгечләре ачык лекция үткәрде. Әлеге чараның максаты булып халык арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру торды.
Кичә, 20 апрель көнне үзәктә Казан дәүләт мәдәният институтының волонтерлары ярдәме белән зур җыелма концерты оештырылды.
Концертта 60тан артык кеше катнашты, алар арасында иҗтимагый һәм хәйрия оешмалары вәкилләре дә булды.