"Язгы игелек атнасы" кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Регина Охотникова социаль ярдәм күрсәтү карамагында торучы балалар арасында физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Язгы игелек атнасы” кысаларында “Балаларга елмаю өләшү” дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу чарасы үткәрелде.
Гаиләдә китап уку гореф-гадәтен яңарту максаты белән гаилә һәм балалар социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче гаиләләрдә булдылар. Әлеге чара “Әти, әни, мин – укучы гаилә” девизы астында үтте. Чөнки нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә.
"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Без бөтен гаиләбез белән укыйбыз" дигән чара узды.
"Язгы игелек атналыгы" кысаларында Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Чиста ишегалды – чиста шәһәр!" акциясе узды.
2017 елның май аенда Аксубай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарны “4 нче разрядлы шәхси сакчы” һөнәре буенча укыту планлаштырыла.
Кичә "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Тәтеш районы иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашу узды.
Балалар һәм яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү эше кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Тугашова үзәк карамагындагы 7-12 яшьлек балалар арасында төркемле дәрес үткәрде.
Кичә Кукмара эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды, биредә 50 кеше булды. Чарада район прокуроры Ришат Шакиров, Кукмара районы район буенча эчке эшләр министрлыгының полиция подполковнигы Рамил Нургалиев, "Ремстройсервис" ҖЧҖ директоры Раниф Сәлманов, "Чиста шәһәр" ҖЧҖ директоры Фирдаиль Шәрипов, "СервисПром" ҖЧҖ хезмәтне саклау буенча белгече Зөбәрҗәт Шәвәлиева катнашты.
“Язгы игелеклелек атнасы игелекле эшләр эстафетасы” Республика иреклеләр акциясе кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең хезмәт буенча инструкторы Әлфия Гимадеева һәм психолог Маргарита Матвеева саф һавада "Актив спорт – сәламәтлек нигезе!" дип исемләнгән чара үткәрде.