"Тормыш-ул көрәш" программасын тормышка ашыру кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ТР буенча Федераль хезмәте идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаган балалары булган хөкем ителгән ата-аналар белән очрашу үткәрде.
Чара наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән иде.
Ата-аналарга балалар белән сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшү һәм барлык кануннарны үтәү киңәшләре бирелде.