ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Питрәч "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында тәрбияче Ләйсән Галимҗанова тәрбияләнүчеләр арасында кулинария конкурсы үткәрде.

 

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Гөлия Мифтахова һәм Эльмира Гарафутдинова мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләрендә булды.

 

“Язгы игелек атнасы” акциясы кысаларында  “Шатлык” приюты тәрбиячесе  Лейсан Галимзянова  балалар һәм аларның ата-аналары  белән  "Спорт гаиләсе” дигән ярыш уздырды. Чараның максаты булып гаилә белән приют арасындагы элемтәләрне ныгыту, гаиләдә дустанә мөнәсәбәтләр үстерү торды.

 

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Яр Чаллы "Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Без бергә!" акциясе белән "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булды.

 

 

"Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында Ярт Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен үзәгендә 9 майга котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

 

 

"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары "Без толерантлык сайлыйбыз" дип исемләнгән тренинг үткәрде.

 

Питрәч районы “Шатлык” приютында “Гаилә” ата-аналар клубы кысаларында “Аталарның баларны тәрбияләүдә роле” дип аталган ата-аналар утырышы узды. Приют белгечләре приютта тәрбияләнүче балалар һәм аларның ата-аналары белән төрле чаралар уздырды.

 

“Россия Балалары – 2017” операциясе кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова 25 яшүсмерләр арасында психоактив матдәләр куллануны профилактикалау максатыннан чара үткәрде.

 

 

Шушы көннәрдә "Кояшлы шәһәр" программасы буенча чираттагы комплекслы дәрес узды. Экскурсия барышында мәктәпкәчә балалар табигатьтә яз килү белән бәйле үзгәрешләрне күзәттеләр.

 

 

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Без бөтен гаиләбез белән укыйбыз" дип исемләнгән фотоконкурс үткәрде.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International