"Асылташ" приюты карамагындагы балалар "Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә булды

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Яр Чаллы "Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Без бергә!" акциясе белән "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булды.

Чараның максаты балигъ булмаганнарда әхлакый сыйфатлар үстерү торды.

Дустанә атмосферада волонтерлар кәгазьдән кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International