Шушы көннәрдә "Кояшлы шәһәр" программасы буенча чираттагы комплекслы дәрес узды. Экскурсия барышында мәктәпкәчә балалар табигатьтә яз килү белән бәйле үзгәрешләрне күзәттеләр.
"Кояшлы шәһәр" приютта инде икенче ел эшләп килә. Әлеге дәрес мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүгә багышланды.