Питрәч "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында тәрбияче Ләйсән Галимҗанова тәрбияләнүчеләр арасында кулинария конкурсы үткәрде.
Тәрбияләнүчеләр милли татар ашы – кыстыбый пешерүдә көч сынашты. Конкурс барышында игътибар балаларның продуктларга сак караш күрсәтү, милли ризыкларны белүен ачыклауга бирелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.