"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Гөлия Мифтахова һәм Эльмира Гарафутдинова мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләрендә булды.
Белгечләр гаиләләрне хупларга тырышты, аларга бүләкләр тапшырды.