"Рассвет" үзәге белгечләре гаилә традицияләрен торгыза

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Без бөтен гаиләбез белән укыйбыз" дип исемләнгән фотоконкурс үткәрде.

Чараның максаты – гаилә укуларын торгызу, укуга карата кызыксыну формалаштыру.

11 балигъ булмаган балалар гаиләләре белән бергә конкурста катнашты. Бүлек белгечләре җиңүчеләрне котлады, грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International