"Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында Ярт Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен үзәгендә 9 майга котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Мастер-класс барышында укытучының җитәкчелеге астында балалар искиткеч матур открыткалар ясады.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мондый дәресләр балаларга сөенеч кенә китерә. Чара ахырында һәр бала үз эше белән горурлана алды.