"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары "Без толерантлык сайлыйбыз" дип исемләнгән тренинг үткәрде.
Чараның төп максаты булып яшүсмерләрдә толерантлы мөнәсәбәт формалаштыру торды.
Дәрес барышында яшүсмерләр гыйбрәтле хикәя тыңлады, күнегүләрдә һәм әңгәмәдә катнашты.
Мондый чаралар экстремизм һәм терроризмны кисәтүгә юнәлдерелгән, балаларда игътибарлылык, җаваплылык хисе тәрбияләргә ярдәм итә.