“Язгы игелек атнасы” акциясы кысаларында “Шатлык” приюты тәрбиячесе Лейсан Галимзянова балалар һәм аларның ата-аналары белән "Спорт гаиләсе” дигән ярыш уздырды. Чараның максаты булып гаилә белән приют арасындагы элемтәләрне ныгыту, гаиләдә дустанә мөнәсәбәтләр үстерү торды.
Шулай итеп, гаиләләрне спортка чакырдылар. Барлык этаплар да киеренке, мавыктыргыч көрәштә узды.
Командалар мактау грамоталары, балалар бүләкләр белән буләкләнде, ә барлык катнашучылар да яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр алды.