ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2017 ел
сишәмбе

15 майга кадәр "Төп сүз" Бөтенроссия иҗтимагый премиясе конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

 

Узган җомга көнне, 28 апрельдә “Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү” дәүләт программасы кысаларында Казан шәһәре Авиатөзелеш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Бердәм Россия" партиясе белән берлектә "Батырлар истәлеге мәңге яшәр!" дип исемләнгән акция үткәрде.

 

2017 елның 11 маенда Яр Чаллы шәһәре Тынычлык проспекты 87/22 йорт адресы буенча урнашкан КАМАЗ Мәдәният сараенда эш белән тәэмин итү үзәге буш эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.

 

Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Альфа" мәдәният йорты белән берлектә "Игелекле эшләр бәйрәме" дип исемләнгән чара үткәрде.

 

“Европакүләм иммунизация атнасы” кысаларында Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль эш буенча белгеч "Лебедушка" балалар бакчасының өлкән шәфкать туташы белән берлектә мәгълүмат сәгате үткәрде.

 

Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләнү курсы узучылар өчен Кукмара туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.

 

2017 нче елның 2 маенда  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәге белгече Хайбулова Рәмзия Гайнетдин кызы  китапханә хезмәткәре Миронова Дарья  белән берлектә  туган як тарихын өйрәнү кичәсе үткәрде. Кичәдә мөмкинлекләре чикләнгән 49 кеше катнашты.

 

Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре үз карамагындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм чарасы уздырды.

 

Яз һәм Хезмәт Бәйрәме уңаеннан Шинник паркында беренче тапкыр митингта эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә пункты эшләде.

 

 

Балигъ булмаганнарга Татарстан Республикасындагы халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләренә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан Баулы "Гаилә" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Этноклубның "Мирас" республика программасы гамәлгә ашырыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International