Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Альфа" мәдәният йорты белән берлектә "Игелекле эшләр бәйрәме" дип исемләнгән чара үткәрде.
Бәйрәмнең кунаклары булып мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче 15 гаилә торды. Чараның максаты – инвалид балаларны социаль-мәдәни адаптацияләү, балалар-ана мөнәсәбәтләре гармонизацияләү.
Әкият геройлары балалар өчен бик күп күңелле уеннар, викторина һәм музыкаль конкурслар әзерләде. Чара ахырында барлык катнашучылар да рәхмәт сүзләрен җиткерде.