"Төп сүз" Бөтенроссия иҗтимагый премиясе конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2017 елның 2 мае, сишәмбе

15 майга кадәр "Төп сүз" Бөтенроссия иҗтимагый премиясе конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

Премия кысаларында 6 номинация каралган: "Иң яхшы мультимедияле проект", "Иң яхшы басма проекты", "Яхшы фәнни проект", "Иң яхшы иҗтимагый инициатива", "Аерым казанышлар" махсус номинациясе.

Конкурста авторлар яки авторлык коллективлары, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашырга дәгъва кыла ала.

"Төп сүз" Бөтенроссия премиясе турында нигезләмә һәм катнашуга гариза тапшыру милләт эшләре буенча Федераль агентлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International