Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре үз карамагындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм чарасы уздырды.
Егетләр һәм кызлар рәхәтләнеп асфальтта рәсем ясау буенча конкурста катнашты, аннан соң "Безгә бергә күңелле!" дип аталаган спорт-сәламәтләндерү чарасында үз сәләтен күрсәтте.
Чара ахырында балалар татлы призлар һәм бүләкләр алды.