Балигъ булмаганнарга Татарстан Республикасындагы халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләренә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан Баулы "Гаилә" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Этноклубның "Мирас" республика программасы гамәлгә ашырыла.
Узган пәнҗешәмбе көнне, 27 апрельдә клуб катнашучылары җәмәгать эшлеклесе, китаплар авторы Виталий Козлов белән очрашты.
Кунак китаплар язуы, тарихи фактлар турында сөйләде.
Моннан тыш, чара кысаларында чуваш халыкының мили мәдәниятенә кечкенә генә экскурс та оештырылды.