Яр Чаллыда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2017 елның 2 мае, сишәмбе

2017 елның 11 маенда Яр Чаллы шәһәре Тынычлык проспекты 87/22 йорт адресы буенча урнашкан КАМАЗ Мәдәният сараенда эш белән тәэмин итү үзәге буш эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.

Ярминкәнең эшендә түбәндәге 13 оешмадан кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре катнашачак: “Агроторг” ҖЧҖ, “Содексо Евроазия” ҖЧҖ, “СКЗ” (Силикат кирпеч заводы) ҖЧҖ, “СЭФ “КамаТрансСервис” АҖ, “Таттелеком”, ААҖ, “Шәһәр төзелешен үстерү хезмәте” МУҖ, ПАҖ КАМАЗ “Логистик үзәге” һәм башкалар.

Эш бирүчеләр менеджер, белгеч, аш бүлмәсе эшчесе, пешекче, транспортировщик, йөк төяү җайланмасын йөртүче, автомобильләр ремонтлау буенча слесарь, система администраторы, автомобиль йөртүче, урам себерүче, җитештерү һәм хезмәт мәйданнарын җыештыручы кебек буш эш урыннарын тәкъдим итәчәк.

Ярминкәгә килүчеләр кадрлар белән эшләү булеге белгечләре белән әнгәмә барышында буш эш урыннары турында тулы мәгълүмат ала алачаклар (эш графигы, характеры, квалификацион таләпләр, хезмәткә түләү системасы һәм башкалар).

Чара сәгать 10:00да башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International