Казан шәһәре комплекслы үзәгендә патриотик юнәлештәге чара узды

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Узган җомга көнне, 28 апрельдә “Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү” дәүләт программасы кысаларында Казан шәһәре Авиатөзелеш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Бердәм Россия" партиясе белән берлектә "Батырлар истәлеге мәңге яшәр!" дип исемләнгән акция үткәрде.

Акция барышында балигъ булмаган 12-15 яшькә кадәрге балалар Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 43 җирләнгән урынын тәртипкә китерде.

Шулай ук чарада катнашучылар Советлар Союзы Герое Михаил Симонов каберенә чәчәкләр салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International