“Изгелек” үзәгендә тарихи туган якны өйрәнү кичәсе узды

2017 елның 2 мае, сишәмбе

2017 нче елның 2 маенда  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәге белгече Хайбулова Рәмзия Гайнетдин кызы  китапханә хезмәткәре Миронова Дарья  белән берлектә  туган як тарихын өйрәнү кичәсе үткәрде. Кичәдә мөмкинлекләре чикләнгән 49 кеше катнашты.

Чараның максаты  патриотик хисләр, гражданлык рухы  һәм  әхлакый кыйммәт формалаштыру иде.

Китапханәче Миронова Д.Н. катнашучылар белән бергә, слайдлар ярдәмендә  сугыш еллары тарихын,  герой якташларын искә төшерде. Чара вакытында Роза Садретдинованың "Смуглянка", "Солдатлар", "Җиңү Көне” җырларын  җылы каршы алдылар һәм  кушылып җырладылар. Барлык тамашачылар Бөек Ватан сугышында җиңгән халкыбыз  белән горурланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International