"Шәфкать" үзәге белгечләре балигъ булмаганнарга вакциналаштыруның файдасы турында сөйләде

2017 елның 2 мае, сишәмбе

“Европакүләм иммунизация атнасы” кысаларында Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль эш буенча белгеч "Лебедушка" балалар бакчасының өлкән шәфкать туташы белән берлектә мәгълүмат сәгате үткәрде.

Чараның максаты булып балигъ булмаганнарга иммунизациянең әһәмияте турында мәгүлүмат җиткерү торды.

Балалар әлеге тема белән кызыксынды һәм әңгәмәдә актив катнашты. Шулай ук, чара барышында гамьле мультфильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International