ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

11 май көнне «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.

 

 

Наркотиклар куллануын кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кысаларында Яр Чаллының "Асылташ"  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында  тәрбияләнүчеләр өчен Яр Чаллы наркология диспансерының белгече белән  мәгълүмати очрашу узды .

Шатлык” приютында “Үзем булдырам “ проектын гамәлгә ашыру буенча мәктәп яшендәге балалар белән “Вазада бәйләнгән чәчәкләр” темасына түгәрәк оештырылды.

 

Халыкара гаилә көне алдыннан Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль эш буенча белгече Наталья Щербакова саклаучы курчаклар ясау буенча мастер-класс оештырды.

 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Сугыш чоры балалары" дип исемләнгән төркемле чара узды. Чарага гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы балигъ булмаганнар чакырылды.

 

Традиция буенча Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларны Җиңү Көне белән котлады.

 

 


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчыелның 9 нчы май көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 826 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 64 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,72% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1 534 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 17 кешегә азрак.

Иртәгә, 11 майда Яр Чаллы шәһәрендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада 13 предприятие вәкилләре катнашыр дип көтелә.

 

6 май көнне ТР Милли музеенда социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чара оештырылды. Чарага Яшел Үзән "Гнездышко" һәм Балык Бистәсе районы "Акчарлак" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлары карамагындагылар чакырылды.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International