“Наз” үзәгендә хезмәт коллективаның җыелышы узды

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

11 май көнне «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина социаль һәм медицина хезмәткәрләренең эш сыйфатын тикшерү турында сөйләде. «Наз» үзәге директор  урынбасары Фәния Йосыпова туберкулезны профилактикалау чаралары турында әйтеп китте. Социаль эш буенча белгече Гүзәл Кәлимуллина халыкның вакцинациясе турында мәгълүмат җиткерде.

Оештырылган уку социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең белемен арттыра, өлкәннәр белән уртак тел табу һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International